Җирне күбрәк ашласаң – уңыш та күбрәк булачак
Җәмгыять

Җирне күбрәк ашласаң – уңыш та күбрәк булачак

Минераль ашламалар кертү мул уңыш җыеп алуны булдыруда төп шартларның берсе булып тора.

– Органик булмаган кушылмалар белән тукландыру авыл хуҗалыгы культураларының климат шартларына тотрык­лылыгын, аларның уң­ды­рышлылыгын шактый ук арттыру мөмкинлеге бирә.

Җитәкчелек бу мәсьәләгә аерым игътибар бүлеп бирә торган хуҗалыклар моны даими рәвештә тәҗрибәдә дәлилли. Узган елны “И. С. Казаков” КФХ, “И. И. Вәлиев” КФХ, “Колос”, “Бакырчы”, “Маяк” авыл хуҗалыгы предприятиеләре, “Р. Г. Сафиуллова” КФХ, “А. Р. Вәлиев” КФХ, “И. Р. Заһидуллин” КФХ, “Татарстан” агрофирмасы чәчү җиренең бер гектарына 150 килограммнан артык тәэсир итүчән матдә кертеп, яхшы уңыш алдылар. Мисалга, “Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесендә 2024 ел уңышын булдыруга чәчү  җиренең бер гектарына 200,2 килограмм тәэсир итүчән матдә кертелде, моның белән беррәттән бөртекле культураларның уңдырышлылыгы гектардан 66,5 центнерны тәшкил итте, ши­кәр чөгендере – гектарыннан 700 центнерны. Агымдагы елга аграрийлар тарафыннан чәчү җиренең бер гектарына кимендә 200 килограмм тәэсир итүчән матдә сатып алу һәм кертү планлаштырыла. Бүгенге көнгә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре чәчү җи­ренең бер гектарына 131,8 килограмм тәэсир итүчән матдә хәзерләп куйды. Кайбер хуҗалыкларда көзге культураларны тукландыруга керештеләр инде, бүгенге көнгә 10 000 гектардан артык чәчү җире өстәмә тук­ландырылды, – дип хәбәр итте районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек ­Садриев. 
 


Нет комментариев