Тәтештә Горький урамы буенча йөз – юкә, илле пихта үсентесе утыртылды.
(Тәтеш, 15 октябрь, “Тәтеш таңнары”).
Татар урта мәктәбе укучылары, гражданнарны яклау көллияте һәм авыл хуҗалыгы техникумы студентлары, урманчылык һәм шәһәр башкарма комитеты хезмәткәрләре “Агач утырту көне” акциясендә катнаштылар.
Тәтештә Горький урамы буенча йөз – юкә, илле пихта үсентесе утыртылды.
– Сез күп еллардан соң, әлеге урыннардан балаларыгыз һәм оныкларыгыз белән үтәрсез һәм горурланып: “Үткәндә калган 2022 елда мин, студент яки мәктәп укучысы булганда, шушы агачны утырткан идем диярсез”, – дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга Тәтеш районы башлыгы урынбасары Евгений Курков.
“Чиста урманнар” акциясе кысаларында Тәтештәге участок урманчылыгы хезмәткәрләре алдарак Олы Шәмәк авылы җирлегенең Победа поселогыннан ерак түгел дүрт мең агач үсентесе утырткан булган.
Нет комментариев