Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Камиллеккә омтылырга кирәк

5 октябрь – Укытучылар көне.

Алена Югушева, Олы Шәмәк урта мәктәбе укытучысы:
– 2001 елдан алып рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Шушы вакыт эчендә миңа төрле яшьтәге балалар белән эшләргә туры килде. Хәзерге вакытта 9 – 11 нче сыйныф укучыларын укытам.  
Педагог һөнәрен сайларга миңа сыйныф җитәкчемнең киңәшләре йогынты ясады. Мәктәптә миңа гуманитар төрдәге фәннәр җиңел бирелде. Мин һәрчак укырга яраттым. Балачакта мәктәп китапханәсендәге барлык китап­ларны укып чыктым, һәм буш вакытларымны китаплар укып тулыландырырга тырыштым.  
Безнең нәселдә педагоглар династиясе юк, әмма минем гаиләмдә ирем дә, мин дә мәк­тәптә укытучы булып эшлибез. 
Тәүлегенә 24 сәгать буе педагог булырга кирәк, дип уйлыйм, чөнки педагог ул – яшәү рәвеше. Бер көндә бары тик өч дәрес кенә укытучы булырга, ә эштән тыш педагог битлеген салырга һәм үзеңә иркенәергә хокук бирергә ярамый. Рецепты гади: үз-үзеңне чикли белергә, җитешсезлекләр өстендә эшләргә, кимчелекләрне юкка чыгарырга, яхшы сыйфатлар алырга тырышырга кирәк. Педагогның шәхесе тәрбия коралы булырга тиеш, дип саныйм. Педагог үзенең хезмәт тәртибен кертеп, балаларга да үз-үзләрен ничек тоту, ничек камилләштерү кирәклеген аңлата һәм күрсәтә алачак. Шуңа күрә укытучыда шәхес һәм педагогик рух омтылышы булырга тиеш. Минем уңыш формуласы әлеге принцип­ларга салынган, дип уйлыйм.
Көмеш гасыр шагыйре Максимилиан Волошин болай дип язган: “Тормыш – чиксез танып белү. Үз таягыңны ал да бар...”. Мин үз таягымны инде алдым һәм моңа һич кенә дә үкенмим.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев