Реклама
Җәмгыять
Каршы килү кабул ителә
Суд фәрманы әҗәтне алучыны, бурычлыны чакырмыйча һәм суд тикшерүе үткәрмичә чыгарыла. Судья документ күчермәсен бурычлының яшәү урыны буенча җибәрә.
(Тәтеш, 22 апрель, “Тәтеш таңнары”).
Суд фәрманы ул – әҗәтледән түләттерелергә тиешле акча күләмен яисә күчмә милекне таләп итеп алу, әгәр алынырга тиешле акча суммасының күләме, яисә таләп итеп алынырга тиешле сумма күчмә милек бәясеннән, биш йөз мең сумнан артмаса, бурычлыдан акчалата суммаларны түләтү яисә күчмә милекне алу турындагы гариза нигезендә судьяның үзе тарафыннан чыгарылган суд карары.
– Әгәр бурычлы суд карары белән ризалашмаса, документны алган көннән алып ун көн эчендә, карар кабул иткән җәмәгать судьясына аны башкару турында каршы килүен белдерә ала, – дип хәбәр итә Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре. – Судья, каршы килү булган очракта, суд фәрманын гамәлдән чыгара һәм әҗәтлегә белдерелгән таләпнең судка мөрәҗәгать итү тәртибендә тапшырып булу мөмкинлеген аңлата.
Канунда шулай ук бурычлының төрле җитди сәбәпләр аркасында, мисалга, авыру, суд карарын дөрес булмаган адрес буенча җибәрү, почта оешмасының карарны югалтуы, табигать бәла-казасы һәм башка шундый очраклар булганда аның судка 10 көн эчендә каршы килү турында белдерә алмавы каралган.
Мондый хәлләр булган вакытта каршы килүләр, бурычлы суд карары күчермәсен алган яки каршы килүләрне вакытында тапшыруга комачаулаган хәлләр туктаган көннән алып, 10 көннән дә соңга калмыйча җибәрелергә тиеш. Шунысын билгеләп үтү мөһим, шулай ук моның өчен әҗәтлегә шундый хәл булуын судка дәлилләүче, мәсәлән, больничный кәгазен тәкъдим итәргә кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев