Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайсы тәтешлегә себерке, ә кайсысына – диван эләкте?

Үзәк китапханәдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә конкурслы программа уздырдылар.

Анда сәламәтлеклә­ре буенча мөмкинлекләре чикле балалар да әти-әниләре белән катнаштылар.
Чарага шәһәрлеләр генә түгел, авыллардан да килделәр, мисалга, Килдештән - Раиса Борисова улы Виктор белән. "Китапханәдә булу, башкалар белән аралашу файдалы, - дип уртаклашты күп балалы ана. - Безнең гаиләбез дус". Ә улы ничек итеп түтәлләрне утавы, яшелчәләргә су сибүе, кышын кар көрәве турында сөйләде. "Ярдәмче", - дип назлы елмайды әнисе.
Китапханә хезмәткәрләре кунакларны бәйрәмнең барлыкка килү идеясе һәм аның традицияләре белән таныштырдылар.
Катнашучылар туганлык мөнәсәбәтләрен дә, кемгә кем ничек туры килүен дә тикшереп карадылар, әйтергә кирәк, кургаш, агач, ландыш һәм башка туйларын билгеләп үтүче парлар ачыкланды. Гаиләдәге һәр кеше өйдә нинди әйберләрдән файдалана дигән сорау иң кызыклысы булды. Баксаң, бабайлар күбрәк телевизор карыйлар, әбиләр бәйлиләр, балалар язалар һәм көндәлекләрен тутыралар, әтиләр диванда ятарга яраталар булып чыкты, кайчакларда аларның кулларында каеш та булгалый икән, ә әниләргә - себерке, үтүк, савыт-саба һәм башкалар.
Кызыклы конкурслар һәм табышмаклар барсының да кәефен күтәрде. Ахырдан һәр бала кечкенә генә бүләк тә алды. "Мондый җылы очрашулар безгә дә, балаларга да кирәк, һәрбер гаиләдә һәрчак бәхет һәм мәхәббәт булсын", - диделәр рәхмәтле әти-әниләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X