Әкият кануннары буенча
Әкият геройлары һәм солтан: район мәдәният йортында Тәтешнең 2нче урта мәктәп коллективы иҗат отчеты белән чыгыш ясады.
(Тәтеш, 22 декабрь, Тәтеш таңнары, Елена ВИКТОРОВА (автор фотосы)). Күпсанлы тамашачылар бер сәгатьтән артык сәхнәдә барган тылсымлы вакыйгаларны игътибар белән күзәтте. Чара Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан уздырылганга күрә, ул аның традицион юлдашы булган Кыш бабай образыннан башка узмады, аны Алексей Похлебкин башкарды. Нәкъ менә ул кырыс укытучыларны әкият иленә алып кереп китте дә инде. Аларның беренчесе Екатерина Нигъмәтуллина булды. Ул явыз үги ана һәм аның ике кызы аркасында Золушка кичергән газаплы мизгелләрне үз җилкәсендә тоеп карады. Әлеге рольләрне Ирина Михеева, Дарья Воронина һәм Александра Егоровалар башкарды. Шул ук тылсымлы көч белән икенче педагог Юлия Ильина Яна Курзаева башкаруындагы Пеппи белән очрашты һәм үзен пират ролендә сынап карады. Ә менә Гүзәл Мостафина көнчыгыш әкиятендәге Шәһризадәгә әверелде. Сәхнәгә берьюлы ике эштә – солтан һәм мәктәп директоры булып эшләүче Фиргать Гаффаров чыккач, барысы да гаҗәпкә калды. Олуг хаким артыннан ук аның бөтен гаиләсе – үзсүзле кызы принцесса Будур (Анна Мамкина) һәм солтанның хатыны (Дилбәр Хатыйпова), вәзир дә (педагог Евгений Малкин) чыкты. Тамашаның сюжеты буенча, аның финал өлешендә әкият геройлары, уку турындагы күзаллауларын тулысынча үзгәртеп, кабаттан укытучыларга әверелде.
Әкият геройларының сәхнәгә чыгуы бию һәм җыр номерлары белән үрелеп барды. 1 “Б” һәм 7 “Б” сыйныф укучылары, “Линия танца” бию төркеме, Алинә Солтанова, Венера Фәхретдинова, “Октава” һәм “Гармония” җыр ансамбльләре, Евгения Трифонова, Гөлия Нәфигина һәм Дилбәр Хатыйпова чыгышлары, кызлар, принц һәм аның дуслары башкарган биюләр тамашачыларны таң калдырды. Ә финал өлешендәге җырны педагоглар һәм укучылар бергәләп, конфеттилы алтын яңгыр астында башкардылар.
Тамаша караучылар район мәдәният йортыннан күтәренке кәеф белән таралышты. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки Тәтешнең 2нче урта мәктәбе әзерләгән иҗат отчеты чын мәгънәсендә әкият иленә сәяхәт булды. Һәм, әлбәттә инде, тылсымны балалар гына түгел, ә өлкәннәр дә бик ярата!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев