Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көймәгә исем бирергә мөмкин

Россиядә кече судноларны теркәүнең яңартылган кагыйдәләре үз көченә керде. Нормалар коммерцияле булмаган максатларда кулланыла торган суднолар өчен эшләнгән һәм судно билетының төре ­расланган.

– Яңа кагыйдәләр буенча, кече судноларның хуҗалары физик затлар гаризаны гади электрон имза белән имзаланган “Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) федераль дәүләт мәгълүмат системасы аркылы (кулланучыны “ЕПГУ” ФДИСта авторизацияләү) электрон рәвештә бирә алалар, – дип аңлата яңа үзгәрешләрне кече суднолар дәүләт инспекциясенең Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Алексей Ананьев. – Кече судно хуҗасының Россия Гадәттән тыш хәлләр  министрлыгының кече суднолар дәүләт инспек­циясенең кече судноны дәүләт теркәвенә кую турындагы гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиешле вакыт билгеләнде: “30 календарь көн эчендә”. Милек хокукын яңадан теркәгәндә кече судноларның элекке идентификация номерлары яңага алмаштырылачак.

Яңа редакциядә теркәлү кагыйдәләре кече судноның стационар двигателен кертмичә калдыру һәм аны асылмалы моторларга алыштыру мөмкинлеге билгеләнгән. Үзгәрешләр кертү корпус конструкциясенә яисә кече судно двигателенә кертелгән үзгәрешләр буенча конструктор документларын тапшыру шарты белән рөхсәт ителә.

Милекче яки аның вәкаләтле вәкиле белдерүе буенча судноны, әгәр аның авырлыгы 200 килограммнан кимрәк (шул көнне кертеп) һәм двигатель егәрлеге (урнаштырылган очракта) 8 киловаттан кимрәк булса, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече суднолар дәүләт инспекция­се реестрыннан алырга мөмкин.

Төбәкләрнең кодлар исемлеген РФның яңа субъектлары тулыландырды. Судно билетына үзгәрешләр кертелде.

Коммерцияле булмаган кече суднога исем бирергә һәм аны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече суднолар дәүләт инспекциясенә теркәргә мөмкин. Исем ике яктагы бортның арткы өлешенә языла.

Коммерцияле булмаган максатларда кулланыла торган кече судноларның дәүләт теркәве кагыйдәләрен раслау турындагы боерык агымдагы елның 8 сентябреннән гамәлгә керде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев