Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Коймак белән сыйландылар

Шәһәр халкы һәм кунаклары кышны җырлар, биюләр белән, карачкы яндырып озаттылар

(Тәтеш, 3 март, “Тәтеш таңнары”).

Бай ярминкә, телең йотарлык коймак һәм бергәләп күңел ачу Май чабуның борынгыдан килгән йоласы булып санала, шуңа күрә ­узган шимбәдә мәдәният йорты ­бинасы янындагы мәйданда сәүдә гөрләде, ­ризыклардан хуш ис аңкыды һәм ­җыр-көйләр яңгырап торды.

Май чабу бәйрәме яр­минкә­дән башланып кит­те. Авыл хуҗалыгы пред­приятиеләре, шәхси яр­дәмче хуҗалыклар башлыклары һәм районның авыл җирлекләре вәкил­ләре тәтешлеләргә кулай бәяләрдән төрледән-төрле товарлар тәкъ­дим иттеләр. 

Сәүдә рәтләрен район башлыгы Рәмис Са­фи­уллов та йөреп чык­­ты. Ул продукцияләрнең төр­­лелеге һәм аларның бәя­ләре белән шәхсән ­кызыксынды. 

 Сөт һәм сөт ризыкларын, сыер, сарык, кош итләрен, ашлык һәм пе­чәнне тәтешлеләр бик теләп сатып алдылар.  

Сөендектән ирле-ха­тын­лы Фазлыевлар яр­мин­кәгә йорт хуҗа­лык­ларыннан йомырка, эрем­­­чек, сөт, бал һәм тавык түшкәләре алып килгәннәр.

– Барысын да бик тиз алып бетерделәр, аеруча да йомырканы. Авыл хуҗалыгы ярмин­кәлә­ренең һәммә­сендә дә катнашырга тырышабыз, бу юлы барысын да бик тиз сатып бетердек, – дип уртаклашты Гөлия Фазлыева. 

Авыл җирлекләре башлыклары, шәһәрдәге балалар бакчалары һәм мәктәпләр вәкилләре ярминкәгә килүче­ләргә кайнар чәй белән коймак тәкъдим иттеләр. Ә Льяш авыл җирлеге башлыгы Ирина Тихонова алъяпкычын киеп куйды да коймак пешерде һәм аның белән һәркемне дә сыйлады. 

Мәдәният хезмәткәр­лә­ре тарафыннан әзер­ләнгән “Май чабу – кой­мак, язны каршы алу бәйрәме” дигән те­ат­раль­ләштерелгән тамаша җыелучыларны әкият геройлары һәм кә­мит күрсәтүчеләр белән таныштырды. Тәтеш­леләр һәм шәһәребез кунак­лары алар белән бергә кышны озаттылар, шатланып язны каршыладылар. Май чабу күңел ачуында колгага эленгән төр­ле төсләрдәге тасмалар­дан “Карусель”ләр дә ­булды, аны кулларына тоткан өлкәннәр һәм балалар әйлән-бәйлән әйләнделәр. Шулай ук күңелле җырлар һәм шаян уеннар да күп булды.    
Льяш авыл җирлеге, “Родина” агрофирмасы, шәхси эшкуар Нияз Җамалиев авыл ­хуҗа­лы­гы ярминкәсендә актив катнашканнары өчен ­бү­ләк­ләнделәр. Палаткалар­ны иң яхшы бизәү конкурсында беренче урынны “Каенкай” балалар бакчасы алды, Тәтештәге 2нче урта мәктәп  икенче булды, “Миләшкәй” балалар бакчасы өченче урынны яулады. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев