Өлкәннәр ункөнлегендә күпчелек пенсионерлар үзләренең элекке хезмәттәшләреннән котлаулар һәм бүләкләр алган.
Бакырчы авылында яшәүче 83 яшьлек Мөссәлим Рәхмәтуллинның район газетасы белән яңалыкларын һәрчак уртаклашуын билгеләп үтәсе килә, һәм бу юлы ул редакциягә шалтыратып, болай дип хәбәр итте:
– Җирле авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге гадәттәгечә безне бүләкләр белән сөендерде. Капчыклы ун кило шикәр комын һәм онны безгә авыл җирлеге секретаре белән җирлек башлыгы Илдар Шәмсетдинов үзе таратып чыкты. Илгиз Фатыйхович өлкән буын кешеләренә ел саен эчкерсез рәвештә ярдәм күрсәтә. Авыл хуҗалыгында эшләгән элекке хезмәтчәннәрне онытмаулары, кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтүләре бик шатландыра.
– Без “Бакырчы” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Илгиз Шәйхаттаров исеменнән өлкән буын вәкилләренә, шулай ук авылда туып, кайчандыр киткән, хезмәт коллективларында эшләгән һәм, лаеклы ялга чыккач, кече ватаннарына кайтучыларга 189 бүләк җыелмасы тапшырдык, – дигән мәгълүматны җиткерде Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Илдар Шәмсетдинов.
Нет комментариев