Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәктәп укучыларында үзенең бер өлешен күрә

5 октябрь – Укытучылар көне.


Елена Костюхина, Тәтештәге 2 нче мәктәп укытучысы:

– Нигә мин укытучы булдыммы? Миңа мәктәптә – бик яхшы укытучылар белем бирүе, ә педагогика училищесында мин охшарга теләгән үз һөнәренең осталары булуы белән уңыш елмайды, аларга мин бик рәхмәтле.

– Башлангыч сыйныфлар укытучысы – иҗади, хис-кичерешле һәм үзенчәлекле шәхес, чөнки ул бер-берсенә охшамаган, кечкенә балалар дөньясының киң даирәсендә була. Һәр дүрт ел саен мин алар белән бергә кабат һәм кабат үсә бару юлын үтәм. Балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларның ничек итеп үсмерләргә әверелүен, белем алуларын, үз тәҗрибәлә­рен баетуларын, шәхес буларак җитлегүләрен күзәтүе кызык. Аларның һәрберсендә кечкенә булса да, ләкин үзеңнең бер өлешеңне күрү күңелле.

Үземнең беренче Белем кө­нен, беренче укучыларымның шат йөзләрен, аларның ата-аналарының күзләрендәге дулкынлануны хәтерлим әле. Сыйныф сәгатен үткәргәндә балаларның миңа ничек итеп кызыксынып карауларын, алар белән танышуымны хәтерлим. Бик тә дулкынландым, борчылдым, ләкин барысы да бик яхшы үтте. Хәзер инде укучыларны минем тугызынчы тапкыр җыюым һәм 33 ел педагогик стажым бар, ләкин, һәрбер  Белем көнендә әлегә кадәр дулкынлану кичерәм.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев