Реклама
Җәмгыять
Нармонкада өлкән яшьтәге кешеләрен һәм педагогик хезмәт ветераннарын Бөек Җиңүнең 78 еллыгы белән котладылар
Илебез өчен изге бәйрәм - Бөек Ватан сугышында Җиңү көне якынлаша. Безнең бурыч — безгә тыныч тормыш бүләк иткән бөек вакыйгалар һәм геройлар турында истәлекне саклау.
(Тәтеш, 6 май, “Тәтеш таңнары”). Нармонка мәктәбе укучылары укытучылар җитәкчелегендә авылның өлкән яшьтәге кешеләрен һәм педагогик хезмәт ветераннарын Бөек Җиңүнең 78 еллыгы белән котладылар.
Балалар аларга нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге һәм тыныч күк теләделәр. Балалардан үз куллары белән ясалган открыткалар һәм чәчәкләр, алар башкарган җыр күңелгә үтеп керерлек бүләк булды. Аны Нармонка мәктәбе хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев