Очрашуга сөенгәннәр
Җәмгыять

Очрашуга сөенгәннәр

Башчы авылы мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан “Игелек һәм хөрмәт көне” дип исемләнгән концерт күрсәтелгән.

(Тәтеш, 8 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Башчы авылы мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан “Игелек һәм хөрмәт көне” дип исемләнгән концерт күрсәтелгән.
–     Безне, авылдагы өлкән кешеләрне, мәдәният йор­тына кунакка чакырдылар. Җирлек башлыгыбыз бәйрәм белән котлады. Без үткәннәрне, хезмәт куйган елларыбызны сагынып искә алдык. Сәхнәдә балалар бик матур җырлар башкардылар, биеделәр. Бер-беребез белән очрашуга сөенеп, рәхәтләнеп аралашып утырдык. Шундый матур бәйрәм оештырганнар иде. Бик күңелебез булды, – диделәр Башчының өлкән кешеләре. 

фотоны Мәдәният йорты тәкъдим итте


Нет комментариев