Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Пенсияләр артачак

Тәтеш районындагы эшләмәүче 6849 пенсио­нерның пенсияләре 2023 елның 1 гыйнварыннан 4,8 процентка артачак.

(Тәтеш, 28 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
– Артымның уртача күләме 871 сум, – дип аңлатма бирде РПФның ТР буенча Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте бүлеге җитәкчесе Ирина Большакова. – Иминият пенсияләрен исәпкә алып билгеләнә торган аерым пенсия коэффициентының бәясе – 123,77 сум (2022 елда – 118,10 сум). Иминият пенсия­се белән бергә аңа билгеләнгән түләү дә 4,8 процентка индексацияләнәчәк, ул – 7567, 33 сум.      

Реклама

ТРда пенсионерның яшәү минимумы күләме артачак, ул 1 гыйнвардан 10 508 сум булачак. Төбәктә матди тәэмин ителешнең гомуми суммасы яшәү минимумыннан түбән булган эшләмәүче гражданнарның барысының да пенсияләренә 2023 елның 1 гыйнварыннан федераль социаль өстәмә билгеләнде. Әлеге өстәмәне районда 373 пенсионер алачак, аның уртача күләме 2873 сумны тәшкил итәчәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пфр