Почта хезмәткәрләренең көннәре ничек узуы турында
Җәмгыять

Почта хезмәткәрләренең көннәре ничек узуы турында

Тәтеш почта җибәрү һәм матбугат сортировкалау һәм эшкәртү учас­тогы составына 18 шә­һәр һәм авыл почта бү­лекчәсе керә, аларда 86 кеше эшли.

(Тәтеш, 11 июнь, "Тәтеш таннары").

Интернет һәм телефоннар булмаган вакытта, вакыйгалардан хәбәрдар булырга, туганнары һәм якыннары белән аралашырга почта ярдәм иткән.Бүген почтальоннарның 
сумкаларында хатлар һәм гәҗитләр күп түгел,әмма почта хезмәткәрләренең эше
барыбер кимемәгән.

Тәтеш почта җибәрү һәм матбугат сортировкалау һәм эшкәртү учас­тогы составына 18 шә­һәр һәм авыл почта бү­лекчәсе керә, аларда 86 кеше эшли. Алар поч­та җибәрүләрен, посылкаларны кабул итәләр, эшкәртәләр, саклыйлар, ташыйлар, массакүләм мәгълүмат чараларына язылу рәсмиләштерәләр һәм аларны абунәчеләргә илтәләр, түләүләр алалар, пенсияләр тараталар, журналлар, беренче кирәк-яраклар белән сәүдә итәләр.


– Соңгы өч айда безнең коллектив яшь кадр­лар белән тулыланды, өстәвенә, ике яшь егет поч­тальон булып эшләргә килде. Кызганычка каршы, проблемалар да бар: Алекина Поляна, Баймәт, Лаптевка һәм Башчыда хат ташучылар юк. Эштә билгеле бер кыенлык­ларга карамастан, почта бүлекчәләре башлыклары да, хат ташучылар да үз вазифаларына җаваплы карыйлар, ә күбесе эш өчен җан атып торалар, – дип билгеләп үтә учас­ток начальнигы Татьяна Еремеева.

Почта хезмәте – алга таба атлаучы тулы бер дөнья. Әмма бүген дә кайбер тәтешлеләр өчен хат ташучы – йортта көтеп алынган кунак, чөнки нәкъ менә ул яңалыклар алып килә.
 


Нет комментариев