Район газетасын һәркем бүләк итә ала
(Тәтеш, 21 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
Якташыбыз, эшкуар Фиргать Җиһаншин райондагы мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләнә торган гаиләләргә абунә кампаниясе вакытында 150 данә “Тәтеш таңнары”/“Авангард” газеталарын яздырды.
Кече Әтрәч мәдәният йорты директоры Хәлил Магсумов һәм автотранспорт предприятиесе директоры Юрий Ишелев махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның гаиләләренә 2023 елның I ярты еллыгына район газетасын рәсмиләштерделәр. Каравыл предприятиесе җитәкчесе Валерий Секанкин һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча миграция пункты начальнигы Вера Зубова аз керемле гаиләләргә, өлкән яшьтәге кешеләргә подписка бүләк итте.
Абунә кампаниясе дәвам итә, димәк бу, сезнең һәркайсыгызның районда яшәүчеләргә “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” газеталарын яздыра алу мөмкинлеге бар дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев