Реклама
Җәмгыять
Район гәҗитен - һәр гаиләгә
Аркадий Семенычев, райбашкарма комитеты җитәкчесе:
"Күңелебезгә якын гәҗит коллективын һөнәри бәйрәме белән котлау һәм барысына да сәламәтлек, иҗади уңышлар, һәрвакытта күхтәренке рухта калуларын теләү мине икеләтә сөендерә. Район гәҗите һәрбер тәтешленең йортында булырга тиеш дип саныйм. Чөнки журналистлар районның көндәлек елъязмасын гына язып калмыйлар, шулай ук районда яшәүчеләр дә гәҗит аша төрле вакыйгалар хакындагы фикерләрен әйтәләр. Нәкъ тә менә без дә хакимият карарларын, үткәрелгән чараларны, төзелеш объектлары, эшләп килә торган республика программалары һәм башкалар турында гәҗит аша хәбәр итәбез. Район халкы дөрес мәгълүмат алсын өчен ай саен "кайнар линия" оештырырга кирәк дигән тәкъдимем бар. Шәһәр һәм район хакимияте укучыларны борчыган сорауларга гәҗит аша җавап бирәчәк. Массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә тыгыз хезмәттәшлеккә һәм ачыктан-ачык әңгәмәгә без һәрвакытта әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев