Бәйрәм сәгать 10да башлана.
(Тәтеш, 11 июнь, "Тәтеш таннары"). Районда Сабантуй бәйрәме 2021 елның 12 июнендә була. Тәтешлеләрне һәм район кунакларын бәйрәм программасы, авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү, ат чабышы, спорт ярышлары, конкурслар, балалар аттракционнары, концерт программасы көтә.
Бәйрәм сәгать 10да башлана.
Үткәрү урыны – Тәтеш шәһәренең Көньяк микрорайонындагы урман янәшәсе янындагы мәйданчык.
Роспотребнадзор тарафыннан коронавирусны профилактикалау максатларында халык җыелган урыннарда социаль дистанцияне үтәргә һәм медицина битлеген кияргә киңәш ителә.
6+
Нет комментариев