Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада дүрт айда 400 мең кеше диспансеризация узган

Халык өчен бушлай диспансеризация кампаниясе «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.

(Тәтеш, 27 май, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда быелның дүрт аенда 400 меңләп кеше диспансеризация һәм һөнәри медицина тикшеренүе узган, тагын 118 116 кешегә тирәнтен диспансеризация үткәрелгән. Мондый тикшеренү нәтиҗәсендә һәр унбишенче кеше үзендә җитди авыру ачыклаган һәм вакытында дәвалана башлаган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Быел диспансеризация барышында беренче тапкыр 26 меңгә якын чир ачыкланган.

Реклама

Мәгълүм булганча, диспансеризация ике этапта үткәрелә. Беренчесе – скрининг. Ул авыруларның башлангыч билгеләрен ачыклау максатын тота, ә икенчесе, өстәмә тикшеренүләр уздырып, төгәл диагноз куярга мөмкинлек бирә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-durt-aida-400-men-kese-dispanserizaciya-uzgan-5871592

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев