Бу юнәлешне үстерү «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектының максатларына керә.
(Тәтеш, 20 май, “Тәтеш таңнары”).
Татарстанда елга буйлап сәяхәтләр елдан-ел популярлаша. «Татфлот» компаниясе мәгълүматлары буенча, үткән ел 260 мең кеше теплоходларда сәяхәт иткән, әле тагын барлыгы 250 меңнән артык кеше елга буйлап даими рейсларда йөргән.
Бу юнәлешне үстерү «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектының максатларына керә.
Халыкта ихтыяҗ зур булуын исәпкә алып, быел республикада берничә туроператор Идел һәм Казансу елгалары буенча круиз турлары ачты, дип хәбәр иттеләр ТР Туризм буенча дәүләт комитетыннан. Мәсәлән, Казанда теплоходка утырып, Идел буйлап сәяхәткә чыгарга мөмкин – аудиоэкскурсияле экскурсия Югары Ослан, Бөтен диннәр гыйбадәтханәсе, Яр буе Морвкашы һәм Печище авылы яныннан уза. Зөя утрау-шәһәрлегенә дә барырга мөмкин.
Казансу һәм Идел елгалары буйлап туристик маршрутлар башкаланың «Казан» Гаилә үзәге яныннан да китә.
Моннан тыш, быелгы сезонда республика халкына һәм кунакларга Казаннан брендлы маршрут – «Бөек Болгар юлы» буенча да теплоходта турлар тәкъдим ителә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-idel-elgasy-builap-yana-kruizlar-acyldy-5871244
Нет комментариев