Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия Социаль фонды аңлата: пенсия алды яшендәгеләргә нәрсә эшләргә кирәк

Пенсия алды яше ташламалардан файдалану мөмкинлеге генә түгел, ә пенсиягә чыгуга әзерләнү вакыты да.

(Тәтеш, 9 август, «Тәтеш таңнары»). 

Гражданнарга аерым шәхси счетлар мәгълүматларын тикшерергә һәм кирәк булганда мәгълүматны алдан актуальләштерергә кирәк. Пенсиягә чыкканда барлык мәгълүматлар тулысынча исәпкә алынырга тиеш. Шәхси кабинетта Россия Социаль  фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында аерым шәхси счетның торышы турында өземтә соратып алырга мөмкин. Моны шулай ук  күпфункцияле  үзәктә дә эшләргә мөмкин. Анда хезмәт эшчәнлегенең рәсми чоры һәм иминиятләштерелмәгән чор, стаж һәм пенсия коэффициентлары, шулай ук пенсия тупланмалары суммасы турында мәгълүматлар чагылдырылачак. Әгәр  документта граждан төгәлсезлекләр яки җитешмәгән мәгълүматлар тапса (мәсәлән, эшнең ниндидер чоры турында мәгълүмат юк), ул шәхси счетка дәүләт хезмәтләре аша төзәтмәләр кертү өчен гариза бирә ала яки клиент хезмәтенә раслаучы документлар белән мөрәҗәгать итә ала.

 Пенсиягә чыкканда мондый алдан эш алып бару нәтиҗәсендә гражданга шәхси счет мәгълүматлары буенча пенсияне автомат рәвештә билгеләүгә ризалык бирү җитә. Аннан соң аңа җибәрү ысулын сайлау турында гариза бирергә генә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сфр