Җәмгыять

Сәламәтлек өчен үзебез җаваплы

Күп кенә хроник ­авырулар иртә стадияләрдә ­бернинди билгеләрсез уза, шуңа күрә авыруның башлангыч билгеләрен яки үсеш куркынычын иртәрәк ачыклаган саен, дәвалау уңышлырак булачак.

(Тәтеш, 11 июнь, “Тәтеш таңнары”). 
– Нәкъ менә шуның өчен диспансеризация үткәрелә, ул кирәкле дәвалау һәм профилактика чараларын уздыруны һәм, зарурилык булганда, дәвамлы рәвештәге диспансер күзәтүен тәэмин итә. Диспансеризация 18 яшьтән үткәрелә. Коронавирус белән авыручылар өчен 2021 – 2023 елларга бушлай диспансеризациянең махсус тирәнәйтелгән программасы расланган. Тирәнәйтелгән диспансеризация стандартны алмаштыра алмый, ә аны киңәйтә һәм өстәмә тикшерүләрне үз эченә ала, – дип искәртә ТР ММСТФның Буа шәһәре филиалы директоры Илсур Гарипов.  
2023 елда мондый киңәйтелгән төргә хокукны туган елы буенча диспансеризация узучылар ия – болар 1984, 1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005 елгылар, һәм коронавирус белән авырган 40 яшьтән өлкәнрәк барлык гражданнар. Диспансерлаштыруның беренче этабын үтү өчен поликлиникага иртән, ач карынга килү яхшырак. Үзегез белән паспорт һәм медицина иминияте полисы булырга тиеш.
Үзегезне һәм якыннарыгызны ­саклагыз.


Нет комментариев