Реклама
Җәмгыять
Синоптиклар 1 августта Татарстанда көчле яңгыр турында кисәтә
Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга җитәргә мөмкин.
(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). 1 августта төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә (Казанда төнлә һәм иртән) көчле яңгыр явуы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Моннан тыш, 1 августта иртән һәм көндез республика буенча һәм башкалада төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга җитәргә мөмкин.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев мәгълүматлары буенча көннәр салкынайту һәм атмосфера фронтлары узу сәбәпле, августта Казанда көчле җил булырга һәм яңгыр яварга мөмкин.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/31/190751/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев