Мәдәният йорты директоры Раиса Никитина безгә Югары Тархан авылындагы өлкән буын волонтерлар турында сөйләде.
(Тәтеш, 2 апрель, “Тәтеш таңнары”, Дина Мансурова, Раиса Никитина фотосы).
– Ару-талуны белмәс эшчәннәребез уртак көч белән әйберләр бәйлиләр һәм хәрби хезмәткәрләргә посылка белән җылы киемнәр җибәрәләр. Күңел җылысын кушып бәйләгән әйберләр сугышчыларны салкын вакытларда җылытуына хатын-кызлар ихластан ышаналар, – дип уртаклаша Раиса Васильевна. – Ата-ана йорты – туып-үскән нигез... Никитиннар һәм Егоровлар гаиләсе пенсиягә чыккач, туган авылга кайттылар, әти-әниләре йортын төзекләндерделәр. Мария Никитина 86 яшьтә булса да, актив яшәү рәвеше алып бара, авылыбызда үтә торган барлык чараларга килә. Тынгысыз эшчәннең хезмәт стажы 42 ел. Мария Никифоровна үзенең яшелчә бакчасында эшләргә ярата, анда бер генә чүп үләне дә юк. Өй алды бакчасы чәчәкләрдән балкып тора – алар яздан алып көзгә кадәр матурлык бөркеп утыралар.
Валентина Егорованың озак еллар намуслы хезмәте өчен бирелгән грамоталары, рәхмәтләре шактый. Ул производствода 43 ел хезмәт куйган. Валентина Николаевнага 76 яшь, шулай да ул кече ватаны белән бәйле булган һәр нәрсәдә катнаша.
Тамара Розонова – әлеге бердәм фикердәшләр арасында иң яше. Ул 1956 елда туган. Югары Тархан авылы егетенә бик яшьли кияүгә чыккан. Гаилә тормышы җайланып китмәсә дә, авылда яшәп калган. Биредә әнисе белән йорт төзегәннәр, аның дүрт баласын тәрбияләп үстерделәр. Тамара Владимировна – кул эшләренә бик оста. Аның тарафыннан чигелгән һәм бәйләнгән бихисап әйберләр сокланып туймаслык. Сугышчылар өчен дә җылы әйберләр күп бәйләде.
Мария Лазарева ире белән Югары Тарханга шулай ук пенсиягә чыккач кайттылар һәм иренең әти-әнисе йортын торгыздылар. Махсус хәрби операция зонасында барган хәлләрне йөрәгенә якын ала. “Минем әти Бөек Ватан сугышын узды. Бу очракта читтә кала алмыйм. Булдыра алганча ярдәм итәргә кирәк”, – ди Мария Ильинична.
Юлия Ананьева көзен 80 яшьлеген билгеләп үтте. Ул бик хезмәт сөючән, киң күңелле, кешеләргә ярдәм итүдән беркайчан да баш тартмый.
Безнең авылда менә шундый искиткеч хатын-кызлар яши!
Нет комментариев