Табиб кабул итүенә – ата-аналар белән
Җәмгыять

Табиб кабул итүенә – ата-аналар белән

-----------

Бала мөстәкыйль рәвештә поликлиникага медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә аламы? – дип сорый укучыбыз Валентина К. 

ТР мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондының Буа шәһәрендәге филиалы директоры ­Илсур Гарипов җавап бирә:

– Медицина катнашлыгының кирәкле шарты булып “Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында”гы Федераль закон нигезендә ата-аналарның берсе яисә башка законлы вәкиле имзалаган мәгълүмати ирекле ­ризалык бирү тора.
Балигълык яшендә булмаган 15 яшьтән өлкәнрәк затлар медицина катнашлыгына яисә аннан баш тартуга мәгълүмати үз ризалыгын бирү хокукына ия. 

Ягъни, 15 яшькә кадәрге балигълык яшендә булмаучыларга ата-аналарының берсеннән яки законлы вәкиленнән башка табибка мөстәкыйль рәвештә ­барырга рөхсәт ителми.


Нет комментариев