Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татар токымыннан булган атларны сатып алуга һәм тотуга субсидияләр алырга мөмкин

Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.

(Тәтеш, 25 март, «Тәтеш таңнары»). Искәртеп узабыз, 2019 елның 6 февралендә Сакланыла торган селекция казанышларының дәүләт реестрында Татар токымлы атларга патент теркәлде. Татар атларының феноменаль чыдамлыгын, бертуктаусыз 7-8 сәгать хәрәкәт итә алуларын һәм 100-120 км ара уза алуларын Россия иппология фәне дә билгеләп үтә, тагын андый атларның тудыру сәләтенең югары булуын, эссегә һәм салкынга чыдамлыгын да әйтеп китәргә кирәк.

Татар атлары турында тулырак итеп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә татар телендә чыгарылган «Татар атлары» китабында укырга мөмкин. 

Татарстанда барысы 646 баш татар аты исәпләнә. Министр урынбасары тарихи татар атларын үрчетү зарурлыгын ассызыклап үтте. Бу максатлар өчен республикада аларны сатып алуга һәм тотуга субсидияләр каралган. Тарихи татар атларын кабат торгызу өчен атлар сатып алуга бәйле чыгымнар өлешен кайтаруга бирелә торган субсидияләр күләме 60% тәшкил итә, ә бияләр тотуга бәйле чыгымнар өлешен кайтаруга – 1 атка 20 мең сум. Субсидия, татар токымлы бияләрнең баш саны сакланып калганда, ел саен бирелә. Субсидияләр бирүнең тагын бер шарты – аларны алучыда һәр атның нәсел таныклыгы яисә паспорты булу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев