Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр кысаларында Тәтеш районына килде
Ул вице-премьер – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Рәмис Сафиуллов озатып йөрүендә район кырларын карады.
(Тәтеш, 19 август, «Тәтеш таңнары», Галина Таҗетдинова фотосы). Рөстәм Нургали улы “Содружество” ҖЧҖ кырларында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, җирлек башлыклары, район хезмәтләре җитәкчеләре белән аралашты һәм әлеге хуҗалыктагы уңыш-2018не урып-җыюда зур күрсәткечләргә ирешкән иң яхшы комбайнчыларны бүләкләде.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов урып-җыю эшләренең барышы турында җиткерде, урак өсте экваторын үтүне, бүгенге көнгә районда ашлык мәйданнарының 55 проценты – 25 мең гектар җыеп алынуын, тулаем суктыру 85 мең тонна тәшкил итүен билгеләп үтте. Кырларда көн саен 82 комбайн эшли, аларның һәркайсы икешәр механизатор белән тәэмин ителгән, барлык көчләр мобилизацияләнгән.
“Район үсемлекчелегендә тулаем алганда кайбер структур үзгәрешләр булган – нәтиҗәләр күренә. Сез барлык юнәлешләр буенча алдынгылар исәбендә булырга тиеш, моның өчен сезнең потенциалыгыз бар”, – дип үз бәясен белдерде ТР Президенты. Ул шулай ук авыл кешеләре хуҗалыкчылык итүнең төрле якларын булдыру буенча эшлекле активлыкны үстерергә чакырды.
“Быел Тәтеш районы туфрак һәм һава корылыгыннан зыян күрде, – дип искә алды Марат Әхмәтов һәм сүзен дәвам итеп, болай диде: – шулай да җирле аграрийларның осталыгы ярдәмендә районда уртача уңдырышлылык гектардан 34 центнер тәшкил итте”. Марат Готыф улы шулай ук кырларда туңга сөрүне заманча эшкәртү мөһимлеген билгеләп үтте.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов районыбызда гамәлгә ашучы программалар өчен барлык кешеләр исеменнән республикабыз Президентына рәхмәт белдерде. “Программалар буенча сезнең районга сораулар юк, алар тормышка аша”, – дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев