Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда “Экология” илкүләм проекты буенча 2,5 мең гектарда урман торгызылды

Бер елда 1770 гектар мәйданда ясалма урман торгызу эшләре башкарылды.

(Тәтеш, 25 март, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда былтыр “Экология” илкүләм проекты буенча 2,5 мең гектардан күбрәк урман торгызылды. ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов бу хакта “Татар-информ”га биргән әңгәмә барышында сөйләде.

“Республикада 2019 елда 2514 гектар мйәданда урман торгызу эшләре башкарылды. Шул исәптән 1770 гектарда агачлар утыртылды. Катнаш урман 36 гектарда утыртылды, агачларның табигый үсешенә ярдәм итү – 542 гектарда, 166 гектарда урманны киңәйтү эшләре башкарылды”, – дип хәбәр итте министрның беренче урынбасары агентлыкка.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары караганда, 2598 гектар мәйдандагы урманнар киселгән, черегән агачлардан һәм чүп-чардан чистартылды. Урманнардагы юкка чыккан агачларның мәйданы 1128 гектар тәшкил итте, дип өстәде ул сөйләшү барышында. Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм юкка чыккан агачлар мәйданына карата максатчан индикаторы 2019 елда 67,5 процент иде, планның бу – 108 процентын тәшкил итә.

“Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проектын тормышка ашыру өчен 2020 елда федераль бюджеттан – 197,7 миллион сум, шул исәптән урман хуҗалыгы, урман өчен янгын техникасы һәм җайланмалары сатып алуга 46,6 миллион сум бүлеп биреләчәк.
Әлеге акчага 4,8 мең гектар мәйданда агачлар утырту һәм урманны зурайту буенча эшләр башкару, 11 тоннадан артык орлык хәстәрләү, 30 миллион үсенте үстерү ниятләнә.

“Татарстан Республикасында урманнараны саклау” төбәк проектының төп максаты – агачлар утырту һәм урман чистартуны 2024 елда 100 процентта башкару. Максатчан ике индикатор билгеләнгән. 
   

 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев