Тәтеш районы территориясендә караучысыз хайваннарны (этләрне) тоту буенча чаралар үткәреләчәк
Хуҗасы карамагында булмаган, хуҗасыз яки хуҗасы билгесез булган этләр караучысыз дип таныла.
(Тәтеш, 13 март, “Тәтеш таңнары”). 13.03.2023 елдан 15.03.2023 елга кадәр Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы территориясендә караучысыз хайваннарны (этләрне) тоту буенча чаралар үткәреләчәк.
Хуҗасы карамагында булмаган, хуҗасыз яки хуҗасы билгесез булган этләр караучысыз дип таныла.
Йорт хайваннары хуҗаларына үтенеч: хайваннарны асрау һәм йөртү кагыйдәләрен үтәгез!
Йорт хайваннарын үзегез белән йөргәндә генә алып чыгыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев