Реклама
Җәмгыять
Тәтеш районында фольклор-этнографик экспедиция эшләде
Экспедициянең максаты халык иҗаты, нәфис әдәбият һәм фольклор үрнәкләрен, халык сәнгать кәсепләре һәм һөнәрләре яшәү урыннарын өйрәнү һәм җыю булган.
(Тәтеш, 9 август, «Тәтеш таңнары»). 1 августтан 7 августка кадәр Тәтеш муниципаль районының торак пунктларында «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү 2014-2023 еллар» кысаларында «Таткультресурсцентр» ДБУның РФА УрО гуманитар тикшеренүләр институты белән берлектә һәм РФА әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы, институт директоры Черных Александр Васильевич җитәкчелегендә фольклор-этнографик экспедиция эшләде. Аны Тәтеш район мәдәният йорты хәбәр итә.
Экспедициянең максаты халык иҗаты, нәфис әдәбият һәм фольклор үрнәкләрен, халык сәнгать кәсепләре һәм һөнәрләре яшәү урыннарын өйрәнү һәм җыю булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев