Тәтеш районында машина белән сыер саву операторларының республика конкурсы уза
Җәмгыять

Тәтеш районында машина белән сыер саву операторларының республика конкурсы уза

Традицион чарада республиканың 43 районыннан вәкилләр катнаша.

(Тәтеш, 24 август, “Тәтеш таңнары”).
 Тәтеш районында машина белән сыер саву операторларының республика конкурсы уза

Традицион чарада республиканың 43 районыннан вәкилләр катнаша.

Конкурс өч этаптан: теоретик белемнәрне тикшерү буенча ярышлар; саву аппаратын сүтү һәм җыю буенча ярышлар; сыер саву буенча ярышлардан тора.

Ярышның гамәли өлеше Бакырчы авылы җирлегендә һәм "Бакырчы" авыл хуҗалыгы предприятиесенең товарлыклы-сөтчелек фермасында уза. Әлегә сыер саву аппаратын сүтү һәм җыю буенча ярышлар булды, чишмә янындагы аланда концерт һәм күңел ачу программасы оештырылган иде. Тәтеш районыннан конкурста берьюлы ике савымчы – "Р. Г. Сафиуллова" КФХдан Рима Фәтхуллова белән "Татарстан" авыл хуҗалыгы предприятиесеннән Гөлнара Липкина катнаша.

Сыер савучыларның икесе дә берничә дистә елдан бирле терлекчелектә эшлиләр һәм югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Алар күтәренке рухта барлык биремнәрне дә уңышлы башкарып чыгачаклар дип өметләнәбез, чөнки барысы да таныш, алар мондый ярышта беренче тапкыр гына катнашулары түгел. Иртәгә - ярышлар дәвам итәчәк.


животноводство

Нет комментариев