Тәтеш районының наркотикларга каршы комиссиясе утырышы узды
Җәмгыять

Тәтеш районының наркотикларга каршы комиссиясе утырышы узды

Ел башыннан алып Тәтеш районы бүлеге хезмәт­кәр­ләре тара­фыннан үзәк район хастаханәсенә медицина тикшерүенә ел башыннан өч кеше җибәрелгән.

(Тәтеш, 2 апрель “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районының наркотикларга каршы комиссиясе утырышында наркологик исәптә торучы затлар белән эшләү, авыл җирлекләре территорияләрендә профилактик эшчәнлек һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

Ел башыннан алып Тәтеш районы бүлеге хезмәт­кәр­ләре тара­фыннан үзәк район хастаханәсенә медицина тикшерүенә ел башыннан өч кеше җибәрелгән. Аларның биологик мохит үрнәкләре химик-токсикологик тик­ше­­ренүгә җибәрелгән, аның берсе уңай нәтиҗәне күрсәткән, бер кеше, табиб билгеләвеннән башка наркотик әйберләр яки психотроп матдәләр кулланган өчен, административ җаваплылыкка тартылган.

– Наркотик әйберләр, психотроп матдәләр яки аларның бердәй охшаш алмашларын законсыз җи­тештергән, саткан яки каядыр җибәргән өчен 2023 елның гыйнварыннан мартына кадәр бер җинаять эше кузгатылды. Эш кысаларында әлеге җинаятькә катнашы булган затларны ачык­лау максатыннан оператив-эзләү чаралары үткәрелә, – дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районындагы полиция бүлеге начальнигы Дмитрий Маляшов.

Табиб-нарколог Наталья Ляченкова Тәтеш үзәк район хастаханәсе нар­ко­логиясендә исәптә торучы затлар белән эшләве, авыл җирлекләрендәге ФАПларның профилактик эше турындагы мәгълүматны бәян итте. 

– 2023 елның 1 март торышы буенча наркология кабинетында исәптә алкоголь кулланучы 136 кеше, наркотик матдәләр кулланучы 13 кеше тора. Алкоголь куллану сәбәпле 2023 елда бер кеше исәпкә куелды. Алкоголь психозы белән 7 кеше республиканың наркология диспансерына җибәрелде, – дип билгеләп үтте Наталья Анатольевна.    

Льяш авыл җирлеге баш­лыгы Ирина Тихонова терри­ториядә наркотикларга һәм алкогольгә каршы профилактик эшләр үткәрү турында сөйләде. Комиссия секретаре Инна Лазарева 2022 елда “2022 – 2025 елларга Татарстан Рес­пуб­­ликасы Тәтеш муниципаль районында халыкны наркотик­лаштыруны профилактикалау” программасын гамәлгә ашыру, беркетмә карарларын үтәү ­турында хәбәр итте.  

Утырыш йомгаклары буенча комиссия рәисе урынбасары Наталья Николаева, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше факты турындагы мәгълүматны алу максатында, профилактик эшне дәвам итүгә, райондагы уку йортларында укучылар арасында кабаттан аноним рәвештә анкеталар тутыру (тест үткәрү) уздыруга йөкләмә бирде. 

– Авыл җирлекләрендә начар күренешләрне профилактикалау буенча Совет­ларның эшен активлаштырырга, ә җирлек башлык­ларына кыргый кин­дер үсү­че урыннарны  шәхси кон­трольгә алырга, ачык­ланган очракта аларны юк итәргә кирәк. Үсеп таралу фактлары турында эчке эшләр бүлегенә һәм наркотик­ларга каршы комиссия­нең секретариатына хәбәр итәр­гә кирәк, – дип йомгак­лады чыгышын ­Наталья ­Васильевна.
фото: архив/Авангард


Нет комментариев