Тәтеш кешесенең акчасын урлау факты буенча Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан җинаять эше кузгатылган.
(Тәтеш, 11 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).
Тәтешлеләр, кисәтүләргә дә карамастан, мәкерле алдакчылар хәйләсенә килеп кабуларын дәвам итәләр.
Тәтеш кешесенең акчасын урлау факты буенча Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барышында хатын-кызга үзен Тикшерү комитетының тикшерүчесе дип таныштырган билгесез ир-атның шалтыратканлыгы ачыкланган. Ул Мәскәүдәге Хисап палатасының финанс бүлеге белән элемтәгә керүләрен үтенгән, тәтешленең элегрәк дәвалау әйберләрен сату буенча бер фирмадан аякларын дәвалау өчен әйбер сатып алуын искә төшергән. Шалтыратучылар пенсионерга әлеге “контораның” алдакчылар булып чыгуын, аның ябылуын, ә аның счетлары туктатылуын хәбәр иткәннәр. Тәтешлегә, зыян күрүче буларак, фирма ябылу турындагы эш буенча 620 мең сум күләмендә компенсация тиеш дигәннәр. Яшәү урыны буенча шушы түләүне алыр өчен хатын-кызга иминият өчен 18 мең сум һәм курьер өчен 62 мең сум акча күчерергә кирәк булган. Зур сумма белән кызыксынган 74 яшьлек хатын-кыз банкларның берсендә ике көн дәвамында кредит рәсмиләштергән һәм алдакчылар счетына 80 мең сум акча күчергән. Шуннан соң билгесез затлар белән элемтә өзелгән.
Олы яшьтәге кешеләр – иң эчкерсезләр, ышанучаннар һәм киң күңеллеләр. Киңәш: пенсионерларга алдакчыларның гамәлләре, алардан сакланырга кирәклеге турында ешрак сөйләгез. Хәер, икенче бер хәл авылда яшәүче яшь хатын-кызның җинаятьчеләр кармагына килеп кабуы турында.
Жуково авылы кешесе полициягә билгесез затларны җаваплылыкка тарту турындагы гариза белән мөрәҗәгать иткән. Шалтыратучылар сөйләшү барышында аңа банктан бонуслар күчерелгәнлеген, аларны картага алу кирәклеге турында хәбәр иткәннәр. Зыян күрүче, алдакчыларның күрсәтмәләрен үтәп, хәбәр буенча алынган кодларны әйтеп, банкның мобиль кушымтасында кирәкле гамәлләрне башкарган. Нәтиҗәдә, аның исеменә 100 мең сумлык лимит белән онлайн кредит картасы рәсмиләштерелгән, шуңардан алдакчылар әлеге барлык сумманы билгесез счетларга күчергәннәр.
2022 елның 6 ае эчендә тәтешлеләр җинаятьчеләрнең мәкерле гамәле нәтиҗәсендә 350 мең сумнан артык акчадан мәхрүм калганнар. Зыян күрүчеләрнең, шулай ук аларның туганнарының да вакытында күрсәтелгән уяулыгы ярдәмендә 1 миллион 530 мең сум акча урлауга чик куелган.
Нет комментариев