Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләр төгәллектә сынатмады

Адыгейда “Дубрава” ату урынында Россия Беренчелеге ярышы һәм стендка ату буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды, ул 2023 елның 10 апреленнән 17 апреленә кадәр барды.

(Тәтеш, 20 апрель, “Тәтеш таңнары”, Динә Мансурова). Тәтеш спортчылары барлык пьедесталны да диярлек биләделәр. 

Беренче медаль көнендә Кирилл Багров Мактау пьедесталының югары баскычына күтәрелде. “Трап”та аңа тиңнәр табылмады.  
Дмитрий Вавилов белән Виктория Туганова “трап, катнаш пар” күнегүендә иң яхшы нәтиҗәне күрсәттеләр, Кирилл Багров белән Милена Видманова көмеш яуладылар, Диана Вәлиуллова бронза медаль белән бүләкләнде. 

Вероника Корсакова белән Марат Нежданов команда “скит”ында җиңүләрен бәйрәм иттеләр. 

Милена Видманова белән Диана Вәлиуллова кызлар арасында “трап”та көмеш призерлар булдылар. Камилә Вәлиева, Алинә Хәсәнова, Дарья Савельева бронза алдылар. 

Кирилл Багров, Артур Селюков, Дмитрий Вавилов малайлар арасында көмеш медаль яуладылар.

Татарстан мәргәнчеләре Марат Нежданов белән Дарья Лекомцева турнирның ахыргы көнендә “скит, катнаш пар” күнегүендә бронза медаль ­алдылар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев