Тәтештә Габдулла Тукайның туган көненә конкурс үткәрелә
Җәмгыять

Тәтештә Габдулла Тукайның туган көненә конкурс үткәрелә

26 апрель көнне татар халкы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне якынлаш­канда районы­бызда конкурс игълан ителә.
 
Аңарда рай­оныбызның бе­лем бирү учреж­дениеләре, шу­лай ук Тәтеш җирлегендә яшәүче һәркем катнаша ала. 

Бәйгегә Габдулла ­Тукай әсәр­­ләре буенча ясалган кул эш­ләнмәләрен һәм рәсемнәрне районның ба­ла­лар сәнгать мәктәбенә (адресы: Тәтеш, Ле­нин урамы, 94нче йорт) тапшырырга, үзегез иҗат иткән шигырьләрне “Авангард” газетасы редакциясенә (адресы: Тәтеш, Свердлов урамы, 59нчы йорт) җибәрергә яки китерергә кирәк. 

Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89375256919 (Асия Ибраһимова).

6+

фото: Татар-информ
 


Нет комментариев