Тракторда йөреп кайтырга булган
Җәмгыять

Тракторда йөреп кайтырга булган

Тәтеш районы прокуратурасы районның ике кешесенә карата дәүләт гаепләвен хуплаган: икесе дә җинаять кылуда гаепле дип танылган.

Тәтеш районы суды 24 яшьлек район кешесен җинаять кылуда: икенче тапкыр исерек килеш транспорт йөртүдә гаепле дип таныган.

– Хөкем ителүчегә җә­мәгать судьясы кара­ры белән 2024 елның 14 маеннан 30 000 сум штраф салынган һәм исерек килеш руль артында йөргән өчен 1 ел да 6 ай вакытка машина йөртү танык­лыгыннан мәхрүм ител­гән булган. Ләкин узган елның 1 ноябрендә яшь ир-егет Тәтеш районы­ның бер авыл хуҗалы­гы предприятиесеннән шәх­­­­си ихтыяҗлар өчен арен­дага трактор алган. Ир-ат тракторны хуҗалыкның агротехника кую урыннан вакыт-вакыт алып киткәләгән. 2024 елның 16 ноябрендә якынча 8 сәгать 30 минутта, яшь ир-ат, исерек килеш, тракторны кабызып чыккан һәм аның белән Льяш авылы урамы буенча кит­кән. Ул Совет урамында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан туктатылган. Медицина тикшерүе ир-атның канында этил спирты концентрациясен ачыклаган, – дип хәбәр итә прокуратура хезмәткәрләре. – Яшь кеше гаебен тулысынча таныды. Суд тарафыннан аңа 200 сәгатькә мәҗбүри эшләр рәвешендә җә­за билгеләнде, транспорт йөртүгә бәй­ле эшчән­лек белән шө­гыльләнү ­хокукыннан 2 елга мәхрүм ителде. Трактор хуҗасына ­кайтарылды.

фото: Татар-информ


Нет комментариев