Реклама
Җәмгыять
Тәтеш районында кыр эшләре дәвам итә
Бүгенгә бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклы культуралар 35965 гектар мәйданда суктырылган, бу җыеп алынган мәйданнарның 82 процентын тәшкил итә.
Уңышны урып-җыюда 86 комбайн эшли.
Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны суктыруны төгәлләгән биш хуҗалыкка кичә "Маяк" ҖЧҖ да кушылды.
Барлыгы 125877 тонна икмәк сугып алынган, уртача уңдырышлылык бер гектардан 35 центнер тәшкил итә.
Көзге һәм сабан культуралары 7556 тонна салынган.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә көзге культураларны чәчүгә керештеләр: бүгенгә 200 гектар көзге шепкән, яшел азыкка 100 гектар көзге арыш, 150 гектар көзге бодай чәчелгән.
Бер үк вакытта туфракны төп эшкәртү дә алып барыла, ул 11224 гектарда башкарылган, шул исәптән 6472 гектар мәйданда тирән сөрү.
6487 тонна салам эскертләнгән.
Кырларга 9200 тонна органик ашлама чыгарылган.
"Нур" агрофирмасы" ҖЧҖ да коры һава торышы торганлыктан уңышны саклап калу өчен бәрәңгегә су сиптерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев