Тәтешлеләр хезмәтләр өчен тизерәк түли алалар
Җәмгыять

Тәтешлеләр хезмәтләр өчен тизерәк түли алалар

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен чиратсыз һәм процентларсыз түләргә була.

Моның өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталында (uslugi.tatarstan.ru) "личный кабинет" булдырырга кирәк. Теркәлүе җиңел - кәрәзле телефон номерын гына күрсәтегез, шуның аша сезгә пароль җибәрелә. Бик тә җайлы: өйдән чыкмый гына сез ТКХның барлык хезмәтләре буенча хисаплауларны тикшерә, шәхси счет белән идарә итә, телефонга, балалар бакчасына түли, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары хезмәтләреннән файдалана аласыз.

Нет комментариев