Мәктәп укучыларына яңа уку елына әзерлектә адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан ел саен 1 июньнән һәм җәй ахырына кадәр Тәтеш муниципаль районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»дигән район акциясе уза.
(Тәтеш, 22 июль, “Тәтеш таңнары”).
Акция башланганнан бирле мәктәпкә әзерлек эшләрендә 20 бала ярдәм алды. Район предприятиеләре һәм оешмалары ярдәмендә булачак беренче сыйныф укучылары мәктәп җыелмалары белән букчалар алды, шулай ук кайбер оешмалар тарафыннан беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына бер тапкыр бирелә торган түләү каралган.
Быел акциядә барлыгы 160 беренче сыйныф укучысы катнашачак.
Нет комментариев