Җәмгыять

Тәтештә "Ут хәтере сүнми" дигән әдәби-музыкаль кичә узды

Һәрбер халыкның онытылмый торган вакыйгалары һәм даталары бар. Бөтен Россия халкы өчен бу даталарның берсе - Бөек Ватан сугышы.

(Тәтеш, 12 май, “Тәтеш таңнары”).

Үзәк китапханә хезмәткәрләре Россия пенсионерларының җирле бүлеге өчен “Хәтер уты сүнми” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.

Чара барышында сугыш еллары җырлары башкарылды, шигырьләр укылды. Мультимедияле презентация чараның бизәге булып торды.


Нет комментариев