Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Туганнары ЗАГСка милли киемнәрдән килде

Тәтештә Василина һәм Петр Волков­ларның кавышу тантанасы булды.

Яшьләр әйтүенчә, алар инде тугыз ел таныш.

– Мин Килдеш авылыннан, ирем – Богдашкинодан. Хәзерге вакытта без Казанда яшибез, Петр – хәрби кеше. Күптән түгел ул командировкадан кайтты, махсус хәрби операция зонасында иде. Мин аның өчен бик борчылдым, үземнең сөйгәнемне зарыгып көттем, һәм ул кайткач, әйтеп бетергесез бәхетле идем, – дип сөйләде Василина. 

Реклама

Петрның туганнары яшьләрне котларга чуваш милли киемнәреннән кил­гәннәр иде, ә Васили­наның туганнары – мордва киемнәреннән. Милли бизәкләр гаилә бәйрә­менә җылылык, тан­танага гүзәллек төс­мере өстәде.

– Бүген безнең үз гаилә­без барлыкка ки­лү өстенә ул әле ишәйде дә, – дип уртаклаштылар яшь өйләнешүчеләр. – Без башка халыкларның йолаларын хөрмәт итәргә гадәтләнгән, ә хәзер без аның бер өлешенә әйлә­нәчәкбез, безнең гаиләләр берләшәчәк, туган­нарыбыз тагын да ­артачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев