Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Укучы гәҗит турында: "Безнең гаилә гәҗит белән 20 елдан артык дус"

Илсинә Әхмәдуллина, Үтәмеш авылы:  – Безнең гаилә гәҗит белән 20 елдан артык дус. Беренче биттән башлап азаккы биткә кадәр зур кызыксыну белән укыйбыз.

(Тәтеш,  22 декабрь, Тәтеш таңнары). Илсинә Әхмәдуллина, Үтәмеш авылы: 
– Безнең гаилә гәҗит белән 20 елдан артык дус. Беренче биттән башлап азаккы биткә кадәр зур кызыксыну белән укыйбыз.
Авылдашларның, танышларның фоторәсемнәрен күрү үзе үк күңелле.
Мәсәлән, күптән түгел хуҗалыгыбыз җитәкчесе Илгиз Шәйхаттаров өчен сөенеп туя алмадым, шулай ук гади сыер савучы Әлфинур Фазлыева өчен дә куандым – аларның авыр хезмәтләре мактау бүләкләре белән билгеләп үтелгән. Җомга көнне “Тәтеш таңнары”ның кушымта белән килүе дә яхшы, район яңалыкларына бөтен Татарстан яңалыклары һәм башкалар да өстәлә, әлбәттә, мәгълүмат күбрәк булган саен, кешеләргә гәҗит уку тагын да кызык­лырак.
Хат ташучыбыз Нина Ибраһимова үз эшенә бик җаваплы: яңа ярты еллыкка язылу башлангач та, аны рәсмиләштерергә тәкъдим итә ул, тормыш матавыклары белән онытсак та, аның ярдәме белән беркайчан да гәҗитсез кал­мыйбыз.

Юлия ТИМАРИНА, Монастырский авылы:
– Гәҗитне бик яратам. Югыйсә үзем социаль чел­тәрдән актив файдаланам, “Тәтеш таңнары” сайтыннан һәм төркемнәреннән яңалык­лар баганасын даими кү­зәтеп барам, әмма гәҗитне кулга алып рәхәтләнеп уку тәэсирләрен алар белән чагыштырып та бул­мый. Сизелерлек, кыш­тырдап, типография буявы исе аңкып торган гәҗитне берни дә алыштыра алмый! Әйе, кыйммәт, диләр. Әлеге акча бер яки ике тапкыр кибеткә кереп чыгарга җитә. Ә гәҗит алты ай дәвамында киләчәк. Ярты ел район яңалык­ларын беләчәкбез, таныш һәм таныш булмаган кешеләр турында укыячакбыз. 1983 елдан башлап мин гәҗитнең һәр санын, безнең авыл, Монастырский тарихы, туганнар турындагы  мәгълүматларны җыеп барам. Аларны папкага туплыйм. Бездә балаларның ниләр язулары хакындагы фикерләрне белү буенча әңгәмәләр уздыру гадәткә кертелгән. Әгәр таныш фамилия­ләрне тапсак, бер-беребезгә күрсәтәбез.
Район гәҗитенә алгарыш, җитешлек, каләм хезмәткәрләренә бетмәс-төкәнмәс иҗат һәм бөтен коллективның уңышлы эшләвен телим! 

Рафаэль Хөсниев, Үтәмеш авылы: 
– “Тәтеш таңнары” киң кырлы гәҗит. Без тирә-ягыбызда нинди үзгәрешләр барганын белергә һәм хәбәрдар булырга тиеш. Гәҗитне бик яратып, башыннан ахырына кадәр кызыксынып укыйбыз һәм киләчәктә дә аңардан аерылмабыз, дип уйлыйм. Хатыным Гөлсинә хуҗабикәләргә киңәшләр, аш-су серләрен җыеп бара. “Тәтеш таңнары” – заман белән бергә атлый, мәгъ­лүматларга бай, җәмгыятебездә барган барлык вакыйгаларга да җитез өлгерә һәм төрле яшьтәге укучыларның һәрберсенә дә файдалы дип ышанып әйтә алам. Гәҗит битләрендә авыл эшчәннәренең хезмәтен, хуҗалык­ларда күпме сөт савылуын, терлек саны булуын, никадәр продукция җитештерелүен күрсәтеп язылган мәгъ­лүматлар бастырылсын иде. Элек без аларны кызыксынып карап тора идек, хәзер дә гәҗит битләрендә күрәсе килә. Район гәҗите коллективына иҗат чишмәләренең ургып торуын, сәламәтлек, алгарышлы киләчәк телим.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев