Венадан хәбәр
“Кайтарылган исемнәр” Халыкара хәрби-мемориаль үзәге вәкилләре Тәтеш районында туган, 1945 елда Австрия территориясендә һәлак булган ике кешенең шәхесен ачыклады.
Хәбәрсез югалган дип саналган якташларыбыз турындагы хәбәр район хәрби комиссариатына бөек бәйрәм – 9 Май – алдыннан килеп ирешә. Колунецтан булучылар ничә еллар үткәннән соң әйтерсең лә үзләре хакында искә төшерделәр: 1923 елда туган һәм 1945 елның 14 апрелендә Венадагы Зиммеринг тирәсендә җирләнгән гвардия сержанты Кокин Григорий Федорович, 1900 елда туган һәм 45нең 16 апрелендә һәлак булган, Венадагы Асперн тирәсендә җирләнгән Кулагин Андрей Максимович.
Австриядә билгесез солдатлар буларак җирләнгән сугышчыларның исемнәрен Президент грантлары Фонды ярдәмендә тормышка ашыручы “Иҗтимагый дипломатия Европаның һәлак булган сугышчы-азат итүчеләренең һәркайсының персональ истәлекләрен саклый” дигән проект ярдәмендә ачыкларга насыйп булды.
Бөек Ватан сугышы тәмамланганга ничәмә-ничә еллар үтсә дә, кешеләрдә хәбәрсез югалган туганнары хакындагы мәгълүматны табу өмете яши.
Һәлак булган сугышчыларның туганнары турында нәрсә дә булса билгеле икән, бу хакта редакциягә хәбәр итүегез сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев