Хезмәт сөючәнлекләре – нәселдән килә
Җәмгыять

Хезмәт сөючәнлекләре – нәселдән килә

Районның икътисади үсешендә авыл хуҗалыгы тармагына мөһим урын бүлеп бирелгән, аграрийларның хезмәте республикабыз һәм Россия күләмендә югары бәяләнә.

(Тәтеш, 8 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). 
Игенчеләр һәм терлекчеләрнең хезмәт ­династиясе теләсә кайсы предприятиенең тотрыклылык факторы булып тора: бертуганлык җепләре белән бәйләнгән кешеләр үз фамилияләренең намусына тап төшермәскә тырышалар. Хезмәт сөючәнлек тә, җаваплылык та, тырышлык та шуннан килә...  

Чинчурино авылында Ивлевлар гаиләсен һәркем белә. Әлеге гаиләдәге ир-егетләрнең берничә буыны горурлык белән игенче исемен йөртәләр.  Кырдагы эш бер минут та тик торырга юл куймый. Шуңа күрә дә һөнәр буларак буыннан-буынга күчеп баручы шактый авыр хезмәт – чиксез хөрмәт хисләрен уята да инде.   

Игенчеләр гаиләсеннән олысы Александр Николаевич районның авыл хуҗа­лыгы тармагында инде 42 ел эшли. Хәзер дә әле, лаеклы ялда булса да, ул “Содружество” авыл хуҗалыгы предприятиесенә ярдәм итүдән беркайчан да баш тартканы юк.    

– Үземне башкача күз алдына да китерә алмыйм, – ди ул. – Әтием колхозда тракторчы иде. Мәктәптән соң мин СПТУга укырга кердем, ул чагында колхоз зур, техника, җирләр күп, һөнәрем кирәкле иде. Армиягә кадәр тракторчы булып эшләдем, хезмәт итеп кайткач, үз эшемне дәвам иттем. Мин эшләми калган трактор юктыр, мөгаен. Беренчесе, иске ДТ-54 иде, башта җир сөрдем, аннары чәчүне, иген уңышын урып-җыюны ышанып тапшырдылар. Хәзер комбайннарны элеккеләре белән чагыштырырлык та түгел инде, улым Сергей миңа аңарда ничек эшләргә икәнлеген күрсәтте, мин яңа техникага да җайлаштым. Әгәр кешенең эшләргә теләге бар икән, ул вакытта аның барысы да һичшиксез уңышлы булачак, әгәр инде кешенең теләге булмаса – өйрәтсәң дә, өйрәтмәсәң дә мәгънәсе булмаячак, – ди өлкән Ивлев. – Башкача була да алмый. Улларымның өчесе дә техникада тырышып хезмәт куялар. Менә хәзер инде оныгым да. Өйрәттек, хәзер ул үзе дә күп нәрсәләрне белә. Минем өчен иң мөһиме – нәсел дәвамчыларым туган җирдә эшли беләләр һәм моны зур җаваплылык белән башкаралар.     

Сергей Ивлев быел райондагы комбайнчылар арасында хезмәт көндәшлеге шартлары буенча икенче урынны алды, моның өчен акчалата премия һәм район башлыгының Рәхмәте белән билгеләп үтелде.

– Әти мине унөч яшьтән үзе белән кырга алып йөрде, – дип сөйли Сергей Александрович. – Хәзер минем хезмәт стажым – 22 ел. СПТУда механизатор булырга укыдым. Колхозда шофер булып эшләдем, аннары җир сөрдем,  чәчтем, комбайнда эшләдем, хәзер инде аңарда ун елдан артык урак өстендә хезмәт куям. Эш көнем иртәнге 6да башлана, техниканы кырга чыгуга әзерлим, теләсә нинди кечерәк кенә төзексез­лек тә күп вакытны югалтуга китерергә мөмкин, урак өстендә бу алтынга тиң. Җимерелгән чаклар да була, әлбәттә, аны кыска вакыт эчендә җайга салырга кирәк. Эш көне якынча 14-15 сәгатькә сузыла. Шушы вакыт эчендә суктырам, әгәр барысы да яхшы барса, 40 гектарга җиткән чак­лар да бар. Быел уңыш әйбәт, чын йөрәктән шатланам.

Эшем һәрвакытта да бар, тиздән җирләрне көзге эш­кәр­түгә керешәчәкмен, кышын техникаларны ремонтлау белән шөгыльләнәм, язын чәчү комплексында эшлим, вакыт шулай итеп бик тиз узып та китә. 

Николай Ивлевның райондагы аграр сектордагы стажы 16 ел, һәм быел уңышны урып-җыю вакытында комбайнда хезмәт куя. 
– Техникумда механизатор булырга укыдым, армиядән соң Алексей Николаевич Кавинның комбайнчы ярдәмчесе булдым, – дип сөйли игенче. – Яхшы остаз иде. Гаиләбез дә ярдәм итте, безнең бит барысы да механизаторлар. Һәрчак киңәшләрен әйтәләр, ярдәм итәләр, тәҗри­бәләре белән уртаклашалар. Миңа игенне җыю, суктыру барабанының ничек итеп алтын башакларны берәмтекләп үзенә алуын күрү күңелле, ә аннары ашлык бункердан тигез агымнар булып машина кузовына ага, хезмәтемнең нәтиҗәсен күрәм – кыр чистарып кала, икмәк амбарларга кертелә.   

Данил Ивлев авыл хуҗа­лыгы техникумының икенче курсында укый, быел ул үзенең әтисе Сергейда беренче тапкыр комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән.  
– Миңа техника һәрчак ошый иде, әтигә ремонтлаганда булыштым, – ди яшь егет. – Аның кебек, механизатор белгечлеген алырга булдым. Укуы ошый, педагоглар яхшы, аңлаешлы итеп укыталар, күп нәрсәләрне беләм инде, шуңа күрә заманча куәтле техниканы ышанып тапшырдылар. Урак вакытында эшләве җиңел түгел, әлбәттә, шулай да тырышам, мине һәр­вакыттагыча әти белән бабай өйрәтәләр – әгәр эшкә алынгансың икән, үзеңнең эшең өчен оят булмасын дисәң, аны яхшы итеп эшлә диләр, аларның үгет-нәсихәтләрен үтим, Ивлевлар гаиләсенең намусы миңа ­кадерле.   
 


уборочная

Нет комментариев