Ә янәшәдә – юл
Җәмгыять

Ә янәшәдә – юл

Тәтештә, Горький урамына, ашлык кабул итү предприятиесе каршына, футбол уйнар өчен һәр көнне диярлек тирә-як­тан малайлар җыела. Без килгәндә дә алар әлеге мавыктыргыч уеннары белән шөгыльләнә иде.

Аралашудан ачыкланганча, алар биредә дүртенче ел туп тибәләр икән, куркыныч булуын да аңлыйлар - янә­шәдә машиналар йөри торган юл, әмма малайлар өчен башка чара юк. Ата-­аналар, әлбәттә, саграк булыгыз дип кисәтәләр, ләкин... "Көпчәк астына кереп инде өч туп ярылды. Без юлга йөгереп чыкмаска тырышабыз. "Барс" һәм татар мәктәбе янында мәйданчык бар, әмма анда кадәр ерак, ә якын тирәдә мондый тигез, үләнле җир юк", - диләр яшь футболчылар.
Людоговкада яктыртылган мәйданчык барлыкка килсә, сөенечле күренеш булачак, бәлки, тиздән ул төзелер дә. Ә әлегә гадәти генә коймалап алу да балаларны хәвеф-хәтәрдән сак­лар иде.

Нет комментариев