Тәтештә 22 июньдә Дан Мемориалы янында Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан митинг уздырылды.
(Тәтеш, 24 июнь, «Тәтеш таңнары», Ләйсән МАНТОВА).
Бөек Ватан сугышы ветераннары, шәһәрдәге предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре, яшь армиячеләр, “Форпост” “Батырлык” иҗтимагый яшьләр хәрәкәте активистлары, мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр Хәтер һәм кайгы көнендә фашист илбасарлары белән көрәштә җиңүчеләрнең һәркайсына тирән хөрмәт белдерер өчен җыелды.
Һәрбер гаилә югалту хәсрәтен кичергән. Тәтеш районыннан фронтка 12 меңнән артык кеше киткән, шуның 8,5 меңгә якыны туган якларына кайта алмаган.
Митингны район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев ачып җибәрде. Ул митингта катнашучыларга дошманны җиңәр һәм Ватанны, Европаны фашистлардан азат итәр өчен үз гомерләрен дә кызганмаган безнең солдатларның батырлыгы, каһарманлыгы турында сөйләде. Райбашкарма комитет җитәкчесе ахырдан һәркемгә сәламәтлек, бәхет, иртәгәге көнгә ышаныч теләде.
Районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин үз чыгышында җир йөзендә тынычлыкны саклау өчен барлык тырышлыкны куярга кирәклеген билгеләп үтте.
Җыелучылар яу кырыннан кайта алмаучыларны, алган яралардан госпитальләрдә вафат булучыларны, концлагерьләрдә җәзаланучыларны, гомерләрен сугыш өзгән һәркемне Бер минут тынлык белән искә алдылар. Шомлы һәм моңсу көй тавышы йөрәкләрдәге әрнүне дәһшәтле сугыштан исән кайтмаучылар һәм безнең көннәргә кадәр яши алмаучылар турындагы якты истәлекләр белән тулыландырды. Митингта катнашучылар аннары Мәңгелек утка венок һәм чәчәкләр салдылар.
Нет комментариев