Җырлыйм әнием турында
Зур Әтрәчтә Әниләр көнен мәдәният йортында бик матур итеп билгеләп үттеләр.
(Тәтеш, 1 декабрь, Тәтеш таңнары, Сиринә СӘЙФЕТДИНОВА). Газиз кешеләргә багышлап бик күп җылы сүзләр, йөрәкләрне нечкәртерлек чыгышлар яңгырады. Сәнгатькәрләр Алсинә Фәйзуллина, Исламия Гыймранова, Рәсил Вәлиевнең кабатланмас моңлы тавышын, Илсөяр Нигъмәтуллина, Ләүһидә Заһидуллинаның татар халык биюен тамашачылар көчле алкышларга күмде. Илһам Хәйбуллинның күңелле җырлары барлык хатын-кызлар өчен күркәм бүләк буларак башкарылды. Васыйл Юнысовның сыздырып гармунда уйнап җырлавы, үзешчәннәрнең “Каз өмәсе”н сәхнәләштереп күрсәтүе һәркемнең күңеленә хуш килде. Авылның “Кызыл миләш” ансамбле башкарган музыкаль әсәрләр кичәгә ямь өстенә ямь өстәде. Мәктәп укучылары Йолдыз Салиева, Диләрә Зарипова, Әдилә Шәйхетдиновалар да үзләренең артистлык осталыклары белән сөендерделәр. Җыр-моң яратучылар әйтүенчә, бәйрәм кичәсе бик күңелле узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев