“Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында “Яш ГТОчылар” дигән спорт бәйрәме узды
“Әкият” балалар бакчасы сабыйлары үз яшьләренә туры килә торган ГТО сынауларын үттеләр.
(Тәтеш, 11 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Яшь кунакларны районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы урынбасары Ксения Әхтәмова сәламләде.
– Балаларга ГТОның нәрсә икәнлеген, сәламәт, көчле, түзем булуның әһәмиятле булуын белү кызыклы булды. Алар барлык күнегүләрне бик теләп үтәделәр, хөкемдарларга тизлек, җитезлек, түземлек, каршылыкларны җиңә алу сәләтләрен күрсәттеләр, спорт төрләре турындагы белемнәрен ныгыттылар, белем даирәсен арттырдылар, – дип уртаклашты балалар бакчасы тәрбиячесе Марина Гурьянова.
– Үсеп килүче буыныбыз нык һәм сәламәт булырга тиеш, ә ГТО комплексы программасы барлык физик сыйфатларны күнектерү мөмкинлеген бирә. Мондый чаралар үзеңнең сәламәтлекне кайгыртырга өйрәтә, балаларда ихтыяри-рухи көч сыйфатларын, дуслык хисләрен тәрбияли. Бу балларны физик культура һәм спортка җәлеп итү аркылы сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, – дип ассызыклады Тәтештәге спорт мәктәбе директорының спорт эшләре буенча урынбасары Игорь Долинин.
Балаларга очрашу истәлеге буларак яктылык кайтаргычлар бүләк иттеләр, матур теләкләр әйттеләр.
Күңелле спорт бәйрәменнән соң балалар фикер алыштылар, күнегүләрне ничек үтәүләре хакындагы хис-тойгыларын уртаклаштылар. “Барыгыз да башкарып чыга алдыгызмы?” дигән сорауга, яшь ГТОчылар: – Барысын да уңышлы үтәдек! – дип җавап бирделәр.
ФОТОРЕПОРТАЖ: “Балачактан ук спорт белән дус булачакбыз”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев