Реклама
Тәтеш районы - гореф-гадәтләр җире
Альбина Харитоновадан бәхет юралган пирог
Хуплу – чувашларның бәйрәм ризыгы, аны аерым бер очракларда гына әзерлиләр.
(Тәтеш, 18 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
– Әлеге пирог чуваш гаиләләрендә хәзер дә әле киң кулланылышта. Аны табынга туйларда, юбилейларда куялар, мәртәбәле кунаклар килгәндә пешерәләр, – дип сөйли Тәтеш районының чуваш милли-мәдәни үзәге әгъзасы Альбина Харитонова. – Бу пирогны пешерүнең үзенчәлеге чувашларның милли йолалары белән бәйле. Аның гадәттәгедән төп аермасы шунда, тавык яки үрдәк – эчлек өчен бер бөтен килеш кулланыла, ягъни кисәкләргә бүленгән килеш, әмма баш-аяклары һәм үпкә-бавырлары белән бергә. Хуплу өчен камырны һәр хуҗабикә үзенчә ясый. Барыннан да ешрак чүпрәсез, каймакка басылган камыр кулланыла. Иң мөһиме – аны өстәлгә чыгару йоласы.
Эчлек ясау тәртибе: итне кечерәк кисәкләргә турарга, вак итеп шакмаклап туралган бәрәңге, ваклап туралган суган, тәменчә тоз һәм борыч өстәргә. Дәфнә яфрагы да салырга мөмкин. Барысын да яхшылап болгатырга һәм суы чыкканчыга кадәр тотарга.
Камырны ике кисәккә бүләбез: берсен зуррак, икенчесен кечерәк итеп. Җәябез. Зуррак җәемне таба төбенә урнаштырабыз. Төбенә теләсә нинди ярма: ваклап ярылган арпа яки бодайны якынча ярты бармак калынлыгында итеп түшибез. Өстенә әзер эчлегебезне салабыз. Өстендә капкачы булсын өчен, аны икенче җәем белән томалыйбыз. Чөнки чувашча хуплу сүзе “капкач” дигәнне аңлата. Камыр кырыйларын бөреп чыгабыз. Ябык пирог барлыкка килә.
Өстен йомырка белән майларга һәм мичкә тыгарга. Хуплу 170-180 градуслы температурада ике сәгатьләп пешә.
Табынга чыгарган вакытта пирогтан капкачын алалар, эчлекне тәлинкәгә, барлыкка килгән шулпасы белән бергә салалар, һәм һәркемгә пешкән капкач кисәкләрен өләшеп чыгалар. Бу бәхет юрап эшләнә. Җитешлек һәм муллык булсын өчен төбендәге камырын һичшиксез ашарга кирәк. Бәйрәмчә хуплуның мәгънәсе дә нәкъ шунда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев