Мордвалар да чабата кигән
Тәтеш ягы тарихы музее якташларыбызның көнкүрештәге милли әйберләрен кадерләп саклый.
Безнең район күп милләтле, һәр халыкның үз традицияләре, яшәү рәвеше, аерым йолалары һәм гореф-гадәтләре бар. Мәсәлән, экспонатларның берсе – мордва чабатасы.
– Мордвалар үкчәсе ике катлап ясалган чабата (карть) киеп йөргәннәр. Җепләре бик тар итеп киселгән, бу аларның матурлыгын һәм бик нык түзүчән булуын күрсәткән.
Мордвалар чабатаны толымлап үреп, башларын киң алдырып, кырыйларын сай итеп, ян-яклары буйлап һәм арттан чабата киндерәсе өчен махсус үрелгән элмәкләр белән ясаганнар. Аларны юкә яки карама кабыгыннан үргәннәр. Эшкә кия торган чабаталарны кабыктан 5 катлап, ә бәйрәмгә дигәннәрен 7 яисә хәтта 10 катлап үргәннәр, – дип сөйлиләр музей хезмәткәрләре. – Ә алар башка милләтләрнең чабаталарыннан нәрсәсе белән аерыламы? Борынгы мордва чабатасы арткы яктан элмәкле, үзенчәлекле итеп, саескан койрыгын хәтерләтеп, кабыктан үрелгән. Аның озынлыгы – 12, киңлеге 2-3 сантимер итеп ясалган. Беренчедән, аны тарткач, чабатаны киюе җиңелрәк булган, икенчедән, кигән вакытта аны аякка чорнаганнар һәм портянка белән чолгап куйганнар, шуның ярдәмендә чабата аякта нык торган. Портянкалар агартылмаган калын киндер тукымадан, өсте тар ак тукыма белән чорналган булган. Мордвалар ясаган чабаталар кыйммәт йөргән, алар матур һәм сыгылмалы булганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев