Самавыр күмер, утын, агач күркәсе белән кабызылган
Самавыр чәй табынының аерылгысыз бер өлеше булып саналган.
(Тәтеш, 18 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
Русларның чәй эчү йоласы якыннар белән бергә кичләр утыру, ихлас сөйләшүләрне үз эченә ала. Чәйне мунчадан соң да тирләп-пешеп эчкәннәр, чәй өстәле янында мөһим мәсьәләләр дә хәл ителгән.
Самавыр чәй табынының аерылгысыз бер өлеше булып саналган. Аның үткәне шактый кызыклы. Безнең дәүләттә самавыр Петр Беренче вакытында барлыкка килгән – ул Голландиядән кайтартылган. Аннары заводларда самавыр җитештерүне үзләштерә башлаганнар. Унтугызынчы гасыр ахырында Тулада елына йөз меңнән артык агрегат булдыручы кимендә утыз завод эшләгән.
Тәтеш ягы тарихы музеенда борынгы юл самавыры – мәдәни мирасның сирәк очрый торган үрнәге саклана.
– Юл самавырлары, яисә аларны “походныкы” дип йөртәләр – самавыр эшендә бу тулы бер күренеш. Борынгы вакытта алар гадәти булмаган рәвештә эшләнгәннәр. Бу савытларның төзелеш үзенчәлеге аның уңайлылыгында һәм аякларының беркетелеп куелуында чагылыш тапкан (алар алына торган итеп ясалган). Элекке вакытларда, шәһәрләр буйлап берничә атналар, хәтта айлар буе йөрергә кирәк булганда, кешеләр үзләре белән бормалы аяклы “бакыр могҗиза”ны алганнар. Бер генә күңел ачу да аңардан башка үтмәгән, – диләр Тәтеш ягы тарихы музее хезмәткәрләре. – Иң күп соралган самавырлар 3-8 литр күләмендә булган. Алар “армиянеке” яки “чегәннеке” дип йөртелгән. Поход самавырлары күмер, утын яки агач күркәсе белән кабызылган. Самавырлар мельхиордан һәм бакырдан ясалганнар. Юлга самавыр белән бергә кечкенә сандык та алганнар. Аңарга чәйнек, стаканнар, чәй белән чәйнек, сөт салу савыты һәм башка чәй эчү өчен кирәкле әйберләр куелган.
Тәтеш ягы тарихы музееннан фотосы тәкъдим ителде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев